Маяк
-26 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
18 февраль , 16:35

«Солдатка хат» юлладылар

Бүген Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 6б сыйныфы укучылары рус теле дәресендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә хатлар яздылар.Укучылар укытучылары Ләйсән Флүс кызы Хафизова белән берлектә «Солдатка хат» акциясе үткәрделәр. Балалар үзләренең юлламаларына рәсемнәр һәм открыткалар салдылар. Барлык хатлар МХО уздыру зонасына китәчәк.

«Солдатка хат» юлладылар
«Солдатка хат» юлладылар

Күп кенә укучылар үз гомерләрендә беренче тапкыр хат яздылар һәм солдатларга иң мөһим, иң кирәкле теләкләрен юлладылар.

Мәктәп укучылары әйткәнчә: “Без үзебезнең батыр солдатларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котларга телибез. Алар монда, туган якларында, үзләрен көтүләрен һәм тизрәк кайтуларына ышануларын белсеннәр өчен”. Балалар безнең яклаучыларыбызның рухын күтәрергә телиләр, батырларыбыз аларны өйләрендә исән-сау көтүләрен тойсыннар өчен.

Чыганак

«Солдатка хат» юлладылар
«Солдатка хат» юлладылар
«Солдатка хат» юлладылар
«Солдатка хат» юлладылар
«Солдатка хат» юлладылар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: