-5 °С
Болытлы
-Чираттагы гуманитар ярдәмне "Тәмле" икмәк пешерү коллективы исеменнән Венер Фәтхелисламов күрсәтте. Ул 42 мең сумлык инструментлар (бензопила - 2 данә, изолон - 2 данә, полиэтилен пленка - 2 данә) тапшырды.
-Кужбахты авыл советы авылы биләмәсеннән "Ак тирәк" халык фольклор ансамбле җитәкчесе Зәйтүнә Шәрифҗанова шулай ук гуманитар ярдәм җыю пунктына 15 мең сумлык инструментлар һәм бензопила алып килде.
Безнең халыкның үз вакытын һәм көчен кызганмыйча, егетләребезгә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итүләре бик сөендерә. Игелекле эшләре өчен һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!