Маяк
-13 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
26 февраль , 14:10

Халык ихлас кушылды

Алда хәбәр ителүенчә район үзәгендә яшәгән ветераннарыбыз “Көмеш волонтерлар. ЛФК-Илеш” әгъзалары оком шәмнәре ясый башлады һәм аларга мәктәп укучылары да кушылды.“Шәмнәр белән ашый торган ризыкны җылытырга, ризык әзерләргә һәм кием киптереп тә була дип әйттеләр. Шәм ясау буенча без дә үз өлешебезне кертергә булдык,” - ди алар.

Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды

-Әлеге чарага барлык райондашлар теләп, бердәмлек белән кушыла. Барысы да аңлап, ихласлык белән ярдәм кулы суза. Һәммәсенә рәхмәт җиткерәбез, - ди башлап йөрүче Римма Хәлиуллина.

«Әгәр дә сез яхшы эштә катнашырга — материаллар алып килергә яки шәмнәр ясарга өйрәнергә телисез икән, сезне һәрвакыт Югары Яркәй авылы, Коммунистик, 48 (реабилитация үзәге (элеке мунча) адресы буенча көтәләр.

Шулай ук “Көмеш волонтерлар. ЛФК-Илеш” әгъзалары Иске Күктау авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Аларның тирән мәгънәле күркәм чыгышлары тамашачыларны таң калдырды. Кичәдәге һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде. Концертка килгән һәр тамашачы үзләренә илһам һәм үрнәк алды. Концерттан җыелган акча махсус хәрби операциядагы батырларыбызга гуманитар ярдәм итеп тапшырылды.

Әйе, районыбыз халкы мондый игелекле эштән читтә калганы юк. Хәзерге вакытта барысында да бер теләк – тиз арада хәрби операция төгәлләнеп, киткән хәрбиләр исән-сау өйләренә кайтсын. Ә инде мондагылар аның өчен бар көчен салачак.

Лира ГӘРӘЕВА.

Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды
Халык ихлас кушылды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: