Шушы көннәрдә Ишкар авылының игелекле кешеләре 12 метр озынлыктагы маскировка челтәре үрделәр һәм тапшырдылар, ул безнең сугышчыларга бик файдалы булачак.
Ул арада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре турында кайгырту беренче урында кала. Һәлак булучы батырыбызның әнисе Зәмфия Гайсинага ярдәм итеп утын китерелде. "Маяк" җәмгыяте мондый ярдәмне беренче тапкыр гына күрсәтми, утын ташуда Хәлим Гыйлемханов та катнашты. Зәмфия Фарсовна гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен директор Җәмигнур Шәйдулла улына һәм Хәлим Хадимулла улына ихлас рәхмәтен белдерә.
Безнең һәркайсыбыз уртак эшкә үз өлешен кертә ала! Бер-берегезгә ярдәм итегез һәм авыр вакытларда бердәм булып калыгыз. Бергә без көчлерәк!