Башкорт аграр-технология колледжының 3 курсыннан 5 төркем студентлары - Айнур Әбелкарәмов, Илнар Хуҗин, Ленар Гыйльметдинов, Рафаэль Исламов һәм Илнар Заһретдинов – укытучылары Илнур Рәшит улы Вәлиев җитәкчелегендә тагын 14 тактик эвакуация арбасы ясадылар. Бу арбалар яралы сугышчыларны сугыш кырыннан ташу өчен билгеләнгән.
Арбалар әзерләү өчен кирәкле материаллар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс ярдәме белән сатып алынды. Алар арасында профиль, стропиль тасма, тәгәрмәчләр, буяулар һәм элмәкләр бар.
Булачак белгечләр арбалар өстендә эшләгәндә, Ишкар һәм Кадер авылларында яшәүчеләр читтә калмады. Алар гомум озынлыгы 34 метр булган 5 маскировка челтәре үрде. Бу игелекле эшләр тагын бер кат илешлеләрнең бердәмлеген һәм бу катлаулы чорда үзара ярдәмләшүгә әзерлеген ассызыклый.
Җиңүне якынайтуга керткән зур өлешләре өчен һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!