Очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы “Леший” позывнойлы яугир, Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 5 а сыйныфы укучылары һәм "Көмеш яшьтәге яшьләр" төркеменең актив волонтерлары чакырылды. М.Гәрәев исемендәге башкорт тарихи - мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нурыева укучыларга махсус хәрби операция турында сөйләде, сугышчыга Туймазы районы волонтерларыннан җылы пояс бүләк итте. Илеш районы волонтерлары сугышчыларга хатлар, саклык чаралары тапшырды.
- Гимназия укучылары - туган як тарихын гына түгел, Русия тарихын тирәнтен өйрәнүче шайморат сыйныфы, аерым җаваплылык белән әзерләнделәр. Барлык сораулар да тема буенча һәм бик уйланылган сораулар да яңгырады.
Вакыт табып килгән батыр кунагыбызга бик зур рәхмәт, укучылар якташлары белән аерылырга теләмәделәр, безнең снайперны хөрмәт һәм горурлык белән тыңладылар.
Чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан әзерләнде, бу тема турында китапханәче Ленара Фаһит кызы белән алдан ук фикер алышу оештырылды. Өметләребез акланды, очрашу җылы һәм ихлас күңелдән узды.
Безнең барыбызның да бер теләге бар - ул баш өстендә тыныч күк йөзе һәм балаларыбызның лаеклы киләчәге. Һәм һәр кеше бу юнәлештә үз өлешен кертә, -дип хис-кичерешләре белән уртаклашты чараны оештыручы Гүзәл Нурыева.