Маяк
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
11 апрель 2025, 09:30

Фәһемле чарада

Гаилә хезмәтендә апрель аеннан МХОда катнашучыларның әниләре өчен "Канатлы әсәләр" гаилә клубы эшли башлады.Беренче очрашу «Мин ресурста!» дип аталды. Әлеге чара бик күңелле һәм җылы үтте. Анда хатирәләр, күңелләрдәге яшерен уйлар, горурлык хисе, шатлык һәм борчылулар белән уртаклашылды.

Фәһемле чарадаФәһемле чарада
Фәһемле чарада

Гаилә хезмәте психологы белән берничә психологик күнегүләр башкарды, катнашучылар арасында диалоглар булды, релаксация техникасы ярдәмендә киеренкелек бетерелде һәм уңайлылык зонасына керелде.

Шулай ук теләкләрнең ресурс картасын төзелде. Чара тәмле чәй эчү белән тәмамланды.
Гаилә клубының барлык катнашучыларына актив катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм теләүчеләрне безнең Гаилә хезмәте үткәрә торган очрашуларга һәм башка чараларга кушылырга чакырабыз.

Чыганак

Фәһемле чарада
Фәһемле чарада
Фәһемле чарада
Фәһемле чарада
Фәһемле чарада
Фәһемле чарада
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас