

-Югары Яркәйдәге Т. Рахманов исемендәге мәктәптә гуманитар ярдәм җыю буенча масштаблы акция үткәрелде.
130 000 сумнан артык җыелган акчага алып тапшырылды: БПЛАга каршы - 2, дымлы сөлгеләр - 300, тушенка - 40 данә, солдатларга-укучылардан яхшы сүзләр белән хатлар һәм окоп шәмнәре. Бу тапшырылган кирәк-яраклар катлаулы шартларда уңайлылык тудыру өчен ярдәм итә.
-Түбән Яркәйдәге лицей укучылары да бу мөһим миссиягә кушылдылар. Алар 28 000 сумлык дымлы тастымаллар һәм сөлгеләр - 86, теш пастасы - 23 данә, кырыну станоклары - 20 упаковка, ирләр носкилары - 22 пар, киҗе - мамык перчаткалар - 271 пар, солдатларга балалардан җылылык белән язылган хатлар тапшырдылар.
Безнең батырларыбыз турында кайгыртуыбызны һәм аларга ярдәм итүебезне белдерү хөрмәтеннән бу җыелган әйберләрнең барысы да алгы сызыкка җибәреләчәк.
Гуманитар ярдәм җыюда катнашканнарның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез! Бергә без - көч!