

Бу рейста безнең "сугышчан" берәмлекләребез:
-Ришат Гәрәев тапшырган "Днепр" мотоциклы, район халкы акчасына сатып алынган 2 «ВАЗ-2115» һәм «Нива» автомобильләре.
-Моннан тыш, Рәсүл Ялалов якташларына рабица челтәрләрен тапшырды.
Әле гуманитар конвой составына 4 бензогенератор, 8 тактик носилка, аккумуляторлар, маскировка челтәрләре, төзелеш инструментлары, "коры душ" комплектлары һәм башка алгы сызыкта һәм фронт яны территорияләрендә кирәк булган бик күп нәрсәләр тупланды.
Барлык җыелган ярдәм, туганнар һәм якыннарның шәхси посылкалары да тапшырылачак, якташларыбыз – хәрби хезмәткәрләребезгә – шәхсән, кулдан кулга биреләчәк. Без бу элемтәнең һәм кече Ватаннан килгән ярдәмгә ышанычның никадәр мөһим булуын беләбез.
Якташларыбызга матди һәм мораль ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез! Яхшылыгыгыз үзегезгә кире игелек булып кайтсын.