

Ярдәмннән читтә калмаган илешлеләргә рәхмәт әйтәсебез килә:
- Хәлил Ханов (Гремучий Ключ авылы) 4 кг хуш исле һәм файдалы өй балы тапшырды.
- Безнең даими ярдәмчебез Динар Бәхтизин 5000 сумлык тәмле һәм туклыклы консервлар һәм куертылган сөт бирде.
- «Солдатларга ярдәм» төркеме 12 187 сумлык гаять мөһим техник чаралар сатып алуны оештырды: триммер, бензин пычкысы һәм чылбыр.
- Тыпый авылыннан Рима һәм Фәвис Сәхиуллиннар да үз умарталыкларыннан 50 килограмм бал тапшырган.
Һәр банка, һәр инструмент - безнең ярдәм диварында мөһим кирпеч ул. Игелекле йөрәкләрегез һәм ныклы ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!
Без җыюны дәвам итәбез. Теләсә нинди ярдәм мөһим! Ярдәмне түбәндәге адрес буенча алып килергә була: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 (Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте) телефон: 8-927-32-82-982, 8-963-137-92-20.