Маяк
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
23 сентябрь 2025, 06:30

Казанда сәяхәттә

МХОда катнашучыларның ата-аналары Казанда турда булдылар. Бу мавыктыргыч сәяхәт аларга ял минутлары һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итү максатыннан оештырылды.

Казанда сәяхәттәКазанда сәяхәттә
Казанда сәяхәттә

Бу сәфәр «Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Ләйсән Латыйпова эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Программада мәдәнияткә дә, тарихка да, хәтергә дә урын табылды.

Турда катнашучылар  Кәрим Тинчурин исемендәге театрда, МХО музеенда, шулай ук шәһәр буйлап экскурсиядә булдылар.

Бу кечкенә сәяхәт, яңа тәэсирләр һәм аралашу безнең тыл геройларына бераз ял итәргә, көч җыярга һәм аларның ялгыз түгеллеген, безнең хөрмәт итүебезне аңларга ярдәм итте дип өметләнәбез.

Чыганак

Казанда сәяхәттә
Казанда сәяхәттә
Казанда сәяхәттә
Казанда сәяхәттә
Казанда сәяхәттә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас