

«Разведка туганлыгы» төркеме ремонт-торгызу эшләре өчен кирәкле материаллар: электродлар, эмаль, киселгән түгәрәкләр, бораулаулар, чүкечләр, саморезлар, шулай ук җылыткыч изолон тапшырды. Тапшырылган мөлкәтнең гомум суммасы 14 000 сум тәшкил итә.
Безнең даими ярдәмчебез Булат Гарипов, куертылган сөт, ит һәм балык консервалары сатып алып, 24 000 сумлык азык-төлек ярдәме күрсәтте.
Иске Куктау авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең активлыгын аеруча билгеләп үтәсе килә. Алар азык-төлек, гигиена чаралары, кием-салым һәм медикаментлар рәвешендә ярдәм җыйганнар.
Гуманитар ярдәм җыю районның башка авыл биләмәләрендә дә җайга салынган. Теләге булган һәркем үз биләмә хакимиятенә мөрәҗәгать итеп кушыла ала.
Район мәктәпләрендә көзге ярминкә форматында зур хәйрия акциясе узды. Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясе, Рсай һәм Дөмәй мәктәпләре укучылары һәм педагоглары үз продукцияләрен сатудан кергән акчаны яклаучыларга ярдәм фондына юнәлттеләр.
"Һәркемгә ярдәмнәре һәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәм - ул безнең җиңүгә керткән уртак өлешебез", - ди оператив штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллин.