

Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп хәйрия ярминкәләре уңышлы узды.
Кужбахты урта мәктәбе укучылары ярминкәдән кергән 2560 сум акчаны 64 пачка рафинад сатып алуга тоттылар. Ә укытучылар өй вареньесы һәм банкалы эшләнмәләр тапшырдылар.
Кадер мәктәбе укучылары һәм педагоглары да читтә калмадылар. Алар кирәкле әйберләр: хуш исле бал, төрле кайнатма, татлы куертылган сөт, чәй, үзләренең өйдә ясалган эшләнмәләрен һәм, иң мөһиме, гигиена чаралары тапшырдылар.
Изге эштә катнашканнарның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез!