

Битараф калмыйча, ярдәм итүчеләрне билгеләп үтәргә телибез:
-Карабаш урта мәктәбеннән хәрбиләр өчен азык-төлек продуктлары рәвешендә гуманитар ярдәм тапшырдылар. Тапшырылган продуктларның гомум бәясе 3000 сум тәшкил итә.
-Андреевка урта мәктәбе коллективы 6000 сум акча җибәрде. Бу акчалар мәктәпнең хәйрия ярминкәсендә җыелган.
-Югары Яркәйдән Нафыйковлар гаиләсе (Артур Рафаил улы, ветеран-«әфганчы») безнең көрәшчеләргә даими рәвештә ярдәм итә.
Бу атнада алар итек, канистра, өй эшләнмәләре һәм куертылган сөт тапшырдылар.
Уртак эшкә керткән өлешләре өчен һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәм бик мөһим!