

Шул җәһәттән Иске Куктау авыл советы авыл биләмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм җыю актив бара.
Ибраһим авылыннан Сафуан Йосыпов 7 кг. бал, 2 пар йон оекбаш, сабыннар -10 данә китерде.
Шулай ук авыл советы халкыннан да зур гомум йөк формалаштырылган: 2 газ өстәл плитәсе, 13 кг бал, 18 данә сабын, дымлы тастымал - 6 төргәк, газ баллоннары - 8 данә, тушенка, консерва, куертылган сөт - 21 данә, ярма - 2 төргәк, шоколад - 10 данә, кетчуп - 2 данә.
Һәр пар җылы оекбаш, һәр банка тушенка һәм хәтта сабын кисәге дә батырларыбызга үзләре турында хәтерләүләрен һәм кадерләүләрен аңларга мөмкинлек бирә.
Иске Куктаулыларр барлык район халкын читтә калмаска һәм изге эшкә кушылырга өнди!
Сезнең һәр ярдәмегез бик мөһим. Алар барысы да турыдан-туры безнең яклаучыларга җибәреләчәк.
Сораулар буенча 8-927-32-82-982, 8-963-137-92-20 телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итергә була. Гуманитар ярдәм түбәндәге адрес буенча җыела: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 (Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте).