

Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре һәм башка гаилә әгъзалары катнашты. Геройларыбызның якыннары дустанә атмосферада аралаштылар, бер-берсенә ярдәм итү турында сөйләштеләр, проблемалары һәм шатлыклары белән уртаклаштылар. Әлеге чарада психологик ярдәм күрсәтелде, катнашучыларга үзләрен һәм үз хисләрен яхшырак аңларга ярдәм иткән психологик тестлар үткәрелде.
Шулай ук клейлы кәгазьдән квиллинг (кәгазь әйләндерү) техникасында эшләү буенча мастер-класс узды. Килеп чыккан "Йөрәкләр" бик матур һәм күңелне нечкәртә торган булып чыкты.
Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада чәй эчү белән тәмамланды. Без барлык катнашучыларга да актив катнашулары өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.