

-Шушы көннәрдә Ишкар авылында яшәүчеләрдән 3х9 һәм 3х6 метр зурлыктагы өч маскировка челтәре тапшырылды. Бу челтәрләр безнең сугышчыларны якларга ярдәм итәчәк.
-Иштирәк авылында яшәүче Лилия Ахунова маринадланган гөмбә, үз куллары белән җыйган дару үләннәре, мәтрүшкә һәм башкаларны җыеп штабка тапшырды.
-Ринат Әхмәтов 7750 сумлык эретеп ябыштыру аппараты китерде.
-Районның «Маяк» гәзите редакциясе коллективы да читтә калмады. Алар тарафыннан 12 000 сумнан артык күләмдә медикаментлар һәм рация сатып алынды.
Бу уртак эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезнең ярдәм - безнең җиңүгә уртак юлыбызның мөһим өлеше.