

Бу атнада оператив штаб запасын тулыландырган район халкына һәм оешмаларга рәхмәтебезне белдерәсебез килә:
-Илеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 19 460 сумлык бензин пычкысы, инструментлар һәм чыгым материаллары тапшырдылар.
-Айгөл Якупова - 4 автомобиль көпчәге.
-Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе халкы 29 100 сумлык тулы бер арсенал инструментлар җыйды.
-Нефтекама шәһәре «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыятенең Илеш филиалы коллективы 13 000 сумлык газ баллоннары, балталар һәм чүкечләр тапшырды.
Һәрбер инструмент - ул мохтаҗ булганнарга реаль ярдәм. Бергә без көч!
Әгәр дә сез дә ярдәм итәргә телисез икән - шәхси хәбәрләрегезне языгыз яки Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 адресы буенча штабка керегез (Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте). Элемтә өчен телефоннар: 8-927-32-82-982, 8-963-137-92-20.