Маяк
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
5 ноябрь 2025, 05:30

МХОда катнашучылар өчен мөһим программа старт алды

Башкортстанда «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасында катнашучылар өчен икенче белем бирү модуле старт алды. Республикада проект МХО катнашучылары һәм ветераннары өчен булдырылган һәм «Геройлар вакыты» федераль проектының дәвамы булып тора.

МХОда катнашучылар өчен мөһим программа старт алдыМХОда катнашучылар өчен мөһим программа старт алды
МХОда катнашучылар өчен мөһим программа старт алды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең МАХ каналында махсус хәрби операциядә катнашучыларның чын патриотлар булуын билгеләп үтте. Бу югары кешелеклелек сыйфаты яу кырында чагылыш тапты, республика файдасына хезмәт итүдә дә чагылыш табачак, дип саный ул.

"Әгәр беренче модульдә безнең сугышчылар иң яхшы идарә практикаларын өйрәнсәләр һәм тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә стажировка узсалар, хәзер аларга икътисад һәм финанслар темасына тирәнрәк чумарга туры киләчәк. Бу киләчәк эштә кирәк булачак белемнәр. Лекцияләрне иң яхшы укытучылар укыячак, ә гамәли тәҗрибәләре белән дәүләт хакимияте органнары, муниципалитетлар, эре оешмалар җитәкчеләре уртаклашачак. Проектта катнашучыларның бурычы - игътибар белән тыңлау, яңа мәгълүматны сеңдерү, компетенцияләрне арттыру. Егетләр - чын патриотлар. Алар сугыш кырында Ватанны саклаганнар. Һәм мин бер генә минутка да аларның безнең республика файдасына шулай ук фидакарьлек белән эшләячәгенә шикләнмим», - дип язды Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, 70 хәрби хезмәткәр белемнәрен арттыра. Укулар Гафури районында уздырыла.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас