Маяк
+24 °С
Яңгыр
Барысы да Жиңү өчен
8 ноябрь 2025, 06:30

Барысы да Җиңү өчен!

Якташыбыз, «Золотой» кушаматлы сугышчыбыз, үз частена исән-имин килеп җитте һәм Илеш районы халкына зур рәхмәтен җиткерде.

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!

Ә ул арада безнең штаб запасларны тулыландыруын дәвам итә.

Бу изге эшкә Кужбахты авылы халкы да актив кушылды. Алар безнең яклаучыларга ике «буржуйка» миче, 17 метр озынлыктагы ике маскировка челтәре тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, якындагы гуманитар конвой сугышчыларга 10 ноябрьдә юл тотачак. Сез дә ярдәм итә аласыз!

Әгәр дә сез ярдәмне (озак вакыт саклау продуктлары, медикаментлар, гигиена чаралары, җылы әйберләр, җиһазлар) тапшырырга телисез икән, аны түбәндәге адрес буенча китерегез.: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20. Телефоннар: 8-927-32-82-982, 8-963-137-92-20.

 Бергә без көч! Сезнең игелекле эшләрегез һәм актив позициягез өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

Чыганак

Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас