Маяк
+21 °С
Болытлы
Барысы да Жиңү өчен
19 ноябрь 2025, 10:00

Укучылар МХО да катнашучы яугирләргә гуманитар ярдәм җыйган

Югары Яркәйдәге гуманитар ярдәм җыю штабында Илеш коррекцион интернат-мәктәбенең 6нчы төркеме укучылары булды. 

Укучылар МХО да катнашучы яугирләргә гуманитар ярдәм җыйганУкучылар МХО да катнашучы яугирләргә гуманитар ярдәм җыйган
Укучылар МХО да катнашучы яугирләргә гуманитар ярдәм җыйган

Балалар гуманитар ярдәм китерделәр: варенье тутырылган банкалар, токмач, чәй, носкилар һәм шәхси гигиена чаралары. Ләкин төп бүләк - ул әйберләр генә түгел. Алар сугышчыларыбызга яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, ихлас хатларны тапшырдылар.

"Мондый моментлар күрсәткәнчә, безнең эш - ул логистика һәм йөкләрне бүлү генә түгел. Бу - тыл белән фронт арасында, балалар йөрәкләре белән аларның тыныч киләчәге сагында торучылар арасында бәйләүче җеп. Бу балаларның ихласлыгы көч бирә", - дип тәэсирләре белән уртаклашты штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллин.

Укучыларга һәм мәктәпнең педагогик коллективына актив гражданлык позицияләре һәм якташларына бәяләп бетергесез мораль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас