-4 °С
Кар
Кемдер тылда маскировка ятьмәләре үрә, кемдер шифалы чәйләр әзерли һәм гигиена чараларын җыя, ә күпләр беренче кирәкле товарлар белән ярдәм итә.
- «Башэлектросбыт» коллективы штабка 3500 сумлык кирәкле электр товарлары тапшырды.
- Таһир Бәхтиев сугышчыларга кыр шартлары өчен «Фея» кер юу машинасы бүләк итте.
- Йонны авылыннан Динар Салават улы Шайморатов бушлат, җылы чалбар һәм шлем биреп, яклаучыларыбызны җылытуга үз өлешен кертте.
Читтә калмаган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Бергә без көч!