-4 °С
Кар
Фәнзилә Гаязова һәм Наилә Зарипова инициативасы белән Сүлте авыл советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында маскировка челтәре үрү эше башланды.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны һәм башка мөһим объектларны яшерү өчен киң кулланыла.
Бу изге эшнең мөһимлеген аңлап, ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды һәм алар 3*6 метр зурлыктагы маскировка ятьмәсен үрделәр.
Фронтта маскировка ятьмәләре һава кебек кирәк, алар өзелә, туза, яна. Шуңа күрә бу эш дәвам итәчәк, Сүлте авылы активистлары тагын берничә челтәр үрергә планлаштыралар. МХОда катнашучыларга ярдәм итеп, без бергәләп Җиңүне якынайтабыз.