-4 °С
Кар
Дәрес кунагы - МХО ветераны, рядовой, 103нче мотоукчылар полкы гранатометчысы Рәзиф Рәмзил улы Бикаев булды.
Очрашу вакытында ул ни өчен Ватанга хезмәт итәргә карар кабул итүен, аңа һәм иптәшләренә нинди сынауларны җиңәргә туры килүе турында сөйләде. Бу хикәя укучыларда зур кызыксыну уятты. Укучылар бик күп сораулар бирделәр, ул аларга ачыктан-ачык җаваплар кайтарды. Шайморатлылар үз чиратында геройлар турында шигырьләр сөйләделәр, Вадим Валькаев «Кайту» җырын җырлады.
Ветеранга очрашу истәлеге итеп укучылар үз куллары белән ясаган истәлекле бүләк тапшырылды.