

Бу атнада уртак эшкә кушылдылар:
-Дөмәй авылы укучылары. Балалар тушенкалы банкларны, шулай ук хәйрия акциясе барышында алынган 5000 сум акчаны ярдәм фондына тапшырдылар.
-Айдар Газизов кер юу машинасы китерде.
-Югары Яркәйдән Валерий Алексеевич Николаев сугышчылар өчен кирәкле киемнәр җыйган: итекләр, утка чыдам костюм һәм бушлатлар.
-Илеш районы адвокатлар коллегиясе шәхси гигиена предметлары белән 2 тартма формалаштырып тапшырды.
Бу - безнең уртак ярдәмебез, яклаучыларыбызга кайгыртучанлыгыбыз һәм ышанычыбыз. Читтә калмаган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!