Бу машиналар руле артында безнең геройларыбыз, Тәҗәй авылыннан «Родя» һәм Югары Яркәйдән «Яркий» кушаматлы сугышчылар бара.
Бер шәхси автомобиль, аны фронтка Югары Яркәй авылыннан шәхси эшкуар Динар Басимов тапшырды. Икенче машина гуманитар ярдәм кысаларында район халкы җыйган акчага сатып алынды.
Ике "Нива" да иң кирәкле әйберләр белән тулган: исемле посылкалар, азык-төлек, маскировка челтәрләре, инструментлар һәм безнең сугышчылар алгы сызыкта көткән башка бик күп әйберләр белән.
МХО башланганнан бирле безнең районнан фронтка барлыгы 43 берәмлек автомобиль техникасы җибәрелгән.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәне өчен һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.