Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
30 гыйнвар , 11:20

МХОда катнашучыларга ярдәм итү – 2026 елга төп бурыч

Башкортстан Башлыгы МХОда катнашучыларга ярдәм итүне 2026 елга төп бурыч, дип атады.

МХОда катнашучыларга ярдәм итү – 2026 елга төп бурыч
МХОда катнашучыларга ярдәм итү – 2026 елга төп бурыч

"Шул ук вакытта дүрт елдан соң да әле һаман да «утырып калырга» омтылучылар бар. Кем оялып сугыш темасыннан кача, читтән күзәтүче позициясен  алып тора. Бөтен булган хәлләр аңа кагылмый дигән кыяфәт чыгара. Кайберләре гомумән МХО башлану белән илдән качкан һәм бик тиз әйләнеп кайткан, чөнки хыянәтчеләрне бөтен җирдә дә нәфрәт итәләр. Ярым-йортылык  вакыты  үтте. Без сезнең белән, хөрмәтле коллегалар, компромиссыз булырга тиеш. Дөреслеккә туры карарга һәм әйберләрне үз исемнәре белән атарга кирәк. Без үз позициябезне 2022 елның февралендә ачык билгеләдек һәм аңа тугры калабыз. Мин чын күңелдән хисле һәм мәгълүмати басымның, безгә дошман булган дистәләгән дәүләтләрне тәнкыйтьләүнең бөтен авырлыгы бер генә кеше – Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның иңнәрендә ята алмый һәм тиеш тә түгел, дип саныйм.

Сез сорарсыз – ә “аның иңнәрендә генә булмасын өчен” нишләргә. Барысы да гади. Турыдан-туры әйтергә кирәк, без – безнең Президентыбыз белән. Без аның тирәсендә берләшкәнбез. Безнең илнең югары башкомандующие буларак Президент куйган барлык бурычларны тулысынча үтәрбез. Бу, барыннан да элек, муниципалитет башлыклары, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Җыелышы депутатларының төп бурычны – Җиңү өчен барысын да «булдыра алмыйм» аша эшләүне төгәл үтәве!

 Тагын бер кабат кабатлыйм. Без төгәл һәм турыдан-туры әйтергә тиеш – без Президентыбызны хуплыйбыз. Без махсус хәрби операция –  ул коллектив Көнбатышның безнең илгә каршы ачык агрессиясенә җавап итеп мәҗбүри һәм бердәнбер мөмкин булган чара дип саныйбыз. Һәм аның барлык бурычлары тулысынча хәл ителергә тиеш.

Миңа каршы килергә мөмкиннәр, янәсе, карагыз – сөйләшүләр процессы бара бит. Америка Кушма Штатлары президенты, алар әйткәнчә, «тыныч килешү төзү» буенча актив адымнар ясый. Без, Русия Федерациясенең барлык гражданнары кебек үк, хәрби хәрәкәтләрне туктатуга алып баручы теләсә нинди адымнарны хуплыйбыз.

Шул ук вакытта без ачык аңларга тиеш – нәрсә генә әйтелмәсен, нәрсә генә булмасын, әмма стратегик характерга ия булган, безнең Ватаныбызның киләчәген дистә еллар һәм йөз елларга билгеләүче махсус хәрби операция бурычлары тулысынча үтәлергә тиеш. Бу, сүз уңаеннан, аларны хәл итүне бөтенләй кире какмый, шул исәптән сөйләшүләр процессы кысаларында да, сугыш кырларында килеп туган реаль вәзгыятьтән чыгып», –  дип билгеләде Радий Хәбиров.

 

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас