«Ватанны саклаучылар» фондының Илеш районындагы социаль координаторлары - Ләйсән Рифкать кызы Латыйпова һәм Алия Фирдәвис кызы Гомәрова.
Фонд МХО ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итә. Социаль координаторлар барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр: медицина һәм социаль реабилитацияләү, дарулар, психологик ярдәм, реабилитацияләүнең техник чаралары, шифаханә-курорт дәвалануы, шулай ук яңадан укыту һәм эшкә урнашуда ярдәм итәләр.
Социаль координаторлар белән түбәндәге адрес буенча элемтәгә керергә мөмкин: Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17/1.
Эш графигы: дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефоннар: +7 987 474 63 21, +7 917 893 64 31.