Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
18 февраль , 12:00

Тынычлык, иминлек өчен рәхмәт әйтәбез!

Кужбахты урта мәктәбендә МХО катнашучысы белән кызыклы, шул ук вакытта дулкынландыргыч очрашу узды.

Тынычлык, иминлек өчен рәхмәт әйтәбез!
Тынычлык, иминлек өчен рәхмәт әйтәбез!

Зәнфир Насыйбуллин - гади хәрби хезмәткәр генә түгел, ә уникаль тәҗрибәле һәм батырлык, ныклыкның чын үрнәге булган кеше. Ветеран гвардия һәм Ленинның 150 еллыгы медале белән бүләкләнде, Илеш районы депутатлыгына кандидат. Ул КПРФ партиясенең төп әгъзасы булып тора. 2024 елда үз теләге белән МХОга махсус билгеләнештәге тау - мотоукчылар отрядына китә. Шулай ук Җиңү парадында катнаша һәм мәгариф оешмаларында батырлык дәресләре үткәрә.

Әңгәмә барышында ветеран мәктәп укучылары белән үз хезмәтендәге тарихлары белән уртаклашты, чын патриотлык, үзара ярдәмләшү һәм Ватан алдындагы бурычның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Бу хикәя укучыларда зур кызыксыну уятты. Укучылар кунакка махсус хәрби операция шартларындагы көнкүреш, безнең солдатларны коралландыру, хәрби хәрәкәтләр алып бару турында күп сораулар бирделәр.

Аларга батыр сугышчы бик гадел һәм ачыктан-ачык җавап бирде.
Шулай ук укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелгән хатлар ярдәм итәме дип кызыксындылар.

"Без сезнең өчпочмаклы хатларыгызны бик саклыйбыз. Алар безнең гимнастеркаларның кесәләрендә, йөрәкнең түрендә. Беләсезме, без алар белән нәрсә эшлибез? Укыйбыз. Яңадан кат-кат укыйбыз. Аннары блиндажның иң караңгы почмагына шуышып, аларны учыбызга кысып елыйбыз. Оялмыйча. Чөнки алар – без монда, МХОда нәрсә өчен икәнебезне искә төшерә торган бердәнбер әйбер», - дип уртаклашты безнең герой.

Зәнфир Флүр улы, иптәшләрегез белән дәүләтебезне саклаганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Тынычлык, иминлек, татулык өчен - без Сезгә рәхмәт әйтәбез!

Чыганак

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас