Маяк
-9 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
27 февраль , 15:15

Сүлте авылында очрашу кичәсе

Хәзерге вакытта Украина территориясендә барган хәрби хәрәкәт һәрберебездә патриотизм хисләрен көчәйтте. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, "Сез геройларны тәрбияләдегез" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды.

Сүлте авылында очрашу кичәсе
Сүлте авылында очрашу кичәсе

Бу әниләр менә дигән уллар тәрбияләп үстерделәр, алар бүген МХОда катнашалар. Батыр хәрби солдатларыбыз хезмәтләрен намус белән башкаралар, үзләрен лаеклы күрсәтәләр һәм Ватаннарын саклыйлар.

Хәрби хезмәткәрләрнең әниләре белән "Сез геройларны тәрбияләдегез" дигән очрашуда иң дулкынландыргыч мәсьәләләр һәм гаиләләргә аларны хәл итүдә ярдәм турында фикер алыштылар.
Улларын лаеклы итеп тәрбияләгәннәре, аналарча чиксез мәхәббәтләре, бетмәс-төкәнмәс иманнары һәм өметләре өчен яклаучыларның аналарына рәхмәт сүзләре әйтелде. Чәй табыны артында, җылы һәм ихлас атмосферада хәрбиләрнең әниләре, яшь белән тулы күзләре белән, үз уллары турында сөйләделәр. Һәркайсы үз истәлекләре, кичерешләре һәм шәхси тарихы белән уртаклашты. Алар якты мизгелләрне искә төшерергә тырыштылар.

Үз эшләрен кичектереп, очрашуга аралашырга килгәннәре өчен барысына да рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык авылдашларыбызга сугышчыларыбыз өчен гуманитар ярдәм әзерләгәндә күрсәткән аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезгә фидакарьлегегез һәм гаять көчле рухыгыз өчен рәхмәтлебез.

Кадерле аналар, улларыгыз - чын геройлар. Без сезгә җиңел булмавын аңлыйбыз, чөнки сез һәрвакыт алар турында уйлыйсыз.
Аларның барысы да исән-сау әйләнеп кайтачакларын теләп, менә шулай түгәрәк өстәл янына җыелырбыз, барыбыз бергә очрашырбыз дип өметләнәбез!

Чыганак

Сүлте авылында очрашу кичәсе
Сүлте авылында очрашу кичәсе
Сүлте авылында очрашу кичәсе
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас