Кужбахты авылында махсус хәрби операция музее үзенең мөһим эшен дәвам итә. Бу мәктәп укучылары, яшьләр һәм районның барлык халкы өчен чын патриотик тәрбия һәм хәтер урыны.
Бу атнада музей фонды алгы сызыктан тапшырылган әйберләр белән тулыланды. МХО катнашучыларының актив ярдәме белән экспозициягә яңа уникаль экспонатлар: гранатомет, РПК-18, Украина автомобиленең теркәү номеры һәм Русия армиясе шевроннары керде.
Һәр яңа экспонат - ул предмет кына түгел. Бу батырлык тарихы, яклаучының шәхси тарихы, безнең ил хәзер яза торган гомуми тарих фрагменты.
Кужбахтадагы музей - ул безнең дөреслекне һәм хәтерне саклауга керткән уртак өлешебез. Ул безгә геройларыбызга якынрак булырга һәм дөньяның кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә.