Маяк
+22 °С
Ясно

Барысы да Җиңү өчен!

Битараф булмаган якташлар МХО зонасында хәрби бурычларны үтәүче сугышчыларыбызга актив ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Барысы да Җиңү өчен!Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!

- Һәлак булган геройның әнисе Илгизә Әмиргулованың изге гамәле күңелне нечкәртә. Авыр югалтуга карамастан, ул алгы сызыктагы егетләргә кирәкле инструментлар сатып алу өчен 10 000 сум акча бирде.

- Югары Яркәй авылында яшәүче Әюповлар гаиләсе бензопила һәм эретеп ябыштыру аппараты тапшырган.

- Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасы коллективы үзләренең тәрбияләнүчеләре белән та читтә калмады. Алар беренче кирәкле әйберләр тутырылган 11 тартма җыйганнар.

- Эшкуар Рөстәм Мөдәрисов сугышчыларны тәмле һәм сыйфатлы ярдәм белән тәэмин итте: 40 банка тушенка, 60 төргәк өй токмачы, минераль су, перчаткалар һәм дымлы тастымаллар.

- Югары Черекүл авылыннан Гөлназ Шәйхетдинова 1500 сумлык медикаментлар тапшырган.

Һәркемгә зур рәхмәт! Без бергә булганда, егетләребез ышанычлы тылны тоялар. Җиңү безнең кулда булачак!

Чыганак

Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Барысы да Җиңү өчен!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас