

Фонд эшенең төп нәтиҗәсе - геройларга социаль ярдәм күрсәтүнең принципаль яңа системасын булдыру. Аның нигезендә тыгыз ведомствоара хезмәттәшлек ята, ә төп принцип булып Фондка мөрәҗәгать иткән һәр яклаучы һәм һәлак булган геройның туганнары белән аерым эшләү тора.
Агымдагы елның 1 июнендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Русиянең барлык төбәкләрендә филиаллар ачылуга өч ел тулуны билгеләп үтте. Республиканың барлык муниципалитетларында социаль координаторлар эшли.
Илеш районында бу мөһим миссияне Ләйсән Латыйпова һәм Алия Гомәрова үз өсләренә алдылар. Алар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.
Хезмәтләр исемлегенә медицина һәм социаль реабилитацияләү, дарулар һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү, психологик ярдәм күрсәтү, шифаханә-курортларда дәвалану, яңадан белем алуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итү керә.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды эшләү чорында геройлардан һәм аларның якыннарыннан килгән сорауларны һәрвакыт уңай хәл итәргә тырышабыз. Еш кына филиалга социаль ярдәм чараларын билгеләү, акчалата түләүләр алу, «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгын рәсмиләштерү, юридик ярдәм белән бәйле мөрәҗәгатьләр килә», - ди Ләйсән Рифкать кызы.
«Ватанны саклаучылар» фонды түбәндәге адрес буенча урнашкан: Югары Яркәй авылы, Пушкин урамы, 3. Белешмә өчен телефон: 8(34762)520-25 (9. 00–18.00, эш көннәрендә).
Лира ГӘРӘЕВА.