Маяк
+15 °С
Облачно

Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек күрсәтәләр

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалында хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга реабилитацияләүнең техник чараларын тапшыру булды.

Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек күрсәтәләрНәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек күрсәтәләр
Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек күрсәтәләр

Ветераннарны һәм филиал хезмәткәрләрен чараның хөрмәтле кунаклары -Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алексей Касьянов һәм «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников сәламләде.
Александр Касьянов филиал хезмәткәрләренә сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм иткәннәре, битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Алексей Анатольевич шулай ук «Хатын–кыз - милләт анасы» Бөтенрусия конкурсы, «Җир көче» Төбәкара этномәдәни фестивале кебек төбәк филиалының күп кенә иҗтимагый проектлары федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелүен ассызыклады.

Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге, актив гражданлык позициясе, «Ватанны саклаучылар» фонды чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм иткәне өчен Илеш районындагы социаль координатор Ләйсән Латыйпова Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Шулай ук чараларда актив катнашканы өчен «Бердәм Русия» партиясеннән Рәхмәт хаты белән махсус хәрби операция ветераны Рәзиф Рәмзил улы Бикаев бүләкләнде.

«Ватанны саклаучылар» фонды үз эшен дәвам итә, геройлар турында кайгырту — хакимиятне, иҗтимагый оешмаларны һәм республиканың битараф булмаган һәр кешесен берләштерүче өстенлек ул.

Чыганак

Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек күрсәтәләр
Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек күрсәтәләр
Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек күрсәтәләр
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас