Маяк
+15 °С
Облачно

Яңа һөнәр - яңа тормыш

13 июльдә Илеш районының «Русия эше» кадрлар үзәгендә сертификат тапшыру тантанасы узды.

Яңа һөнәр - яңа тормышЯңа һөнәр - яңа тормыш
Яңа һөнәр - яңа тормыш

"Без бергә. Иминлек һәм муллык өчен" чарасы кысаларында ("Бердәм Русия белән минем карьерам" проекты) МХО катнашучысы А.Садыйков хөрмәтләнде. Авыр сугыш җәрәхәте нәтиҗәсендә ул ике аягын да югалта, әмма иң мөһимен — тормышка ихтыярын һәм файда китерү теләген югалтмый.

А.Садыйков яңа һөнәр сайлый — «В» категорияле машина йөртүче. Хәзер аның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кул белән идарә ителә торган автомобиль йөртүгә өйрәтүгә сертификаты бар.

Бу ветеранның киләчәгенә чын инвестиция. Хөрмәтле ветераныбызга күнекмәләрне уңышлы үзләштерү һәм имин йөртүне телибез. Сез - безнең батырлык һәм ныклык үрнәге.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас