

Яңа төр гаскәрләргә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-егетләр туплана. Шулай ук машина йөртүчеләр, саперлар, пешекчеләр кебек хәрби-исәп белгечлек ләренә 45 яшькә кадәр кандидатлар карала. Булачак дрон операторы үзенә белгечлек сайлый аламы? Эксперт шушыларны аңлатып үтте.
– Әлбәттә, ул кайсы бурычны яхшырак үтәячәген үзе хәл итәчәк, бу полигонда укыту процессында билгеләнәчәк. БПЛА төрле сугышчан бурычларны үти: разведка, мониторинг, дошманның техникасын һәм тере көчен тар-мар итү – алар барысы да бер үк дәрәҗәдә мөһим, – диде Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Алмаз Абдрахманов.Алмаз Абдрахманов шулай ук контрактны рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләде.
– Контрактны өч көн эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Кандидат сайлап алу пунктына иртән килә, теркәлү уза һәм шунда ук хәрби-табиб комиссиясе белгечләренә җибәрелә. Арытаба ул анализлар тапшыра һәм башка медицина процедураларын уза, хезмәткәрләр аның хөкемгә тарттырылган булу-булмавын тикшерә, Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча сораулар бирә. Аннары булачак БПЛА операторы сайлап алу уза. Тиешле карар кабул ителгәннең икенче көненә үк ул хезмәткә юллана, – диде эксперт.
Исегезгә төшерәбез, БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар 122 яки 8-917-760-07-09 телефоннары буенча шалтырата яки Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресына мөрәҗәгать итә ала.
Пилотсыз очкыч системалары гаскәрләрендә хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны контракт буенча хезмәткә чакыру турында башбат.рф сайтында белергә мөмкин.