Маяк
+9 °С
Ясно
Барысы да Жиңү өчен
28 Августа , 08:26

БПЛА операторы булырга теләүчеләргә

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар гаскәрләренең формалашучы батальонының «ВКонтакте»да үз каналы барлыкка килде. Анда Башкортстанның дрон операторлары подразделениесенә сайлап алу шартлары белән танышырга, СВО зонасында БПЛА операторы булып хезмәт итүгә багышланган материалларны укырга мөмкин.

Канал «Муса Гәрәев исемендәге БПС батальоны» дип сатала. Анда батальон сафларына алыну турында белдерү дә урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына җыю игълан ителде.

БПЛА батальоны сафларына керергә теләүчеләр тулы мәгълүматны Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча ала. Телефон номерлары: +7995 948-65-41, +7 908 358-00-00.

 

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас