0 °С
Облачно


- Иштирәк авылыннан Лилия Ахунова штабка өй заготовкалары тапшырды.
- Карабаш авылының "Бердәмлек" мәчетенә килүчеләр 11 000 сумлык эчке кием һәм гигиена чаралары җыйдылар.
- Фәрәһия белән Ирина Шәймурзиналар киптерелгән җиләк-җимеш һәм җир җиләге, кабак, кура җиләге, алмадан пастилалар тапшырдылар.
Ә иң мөһиме - алар сугышчыларга ярдәм сүзләре белән хат яздылар.
Үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Бергә без - көч!