

Туган илне БПЛА белән идарә итү пульты артында якларга теләүчеләр арасында яшьләр дә күп. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына батальон төзү инициаторы, республиканың Русия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча башлыгы киңәшчесе Артур Йомагуҗин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, студентлар белән очрашулар вакытында алар игътибар белән тыңлый, төпле сораулар бирә һәм тулы җаваплар ала.
– Без югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең якынча 70 процентын йөреп чыктык. Махсус хәрби операция зонасында нәрсә барганын сөйлибез, махсус контракт шартларын аңлатабыз. Ирекле рәвештә хезмәт итәргә теләүчеләр күп килә. Пилотсыз системалар гаскәрләре – элита, шуңа күрә без һәркемне дә батальон составына алмыйбыз. Әмма язылырга теләүчеләрнең күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу бик яхшы, – диде Артур Йомагуҗин.
– Студентлар хезмәт иткән вакытта академик ял ала. Ә бер елдан соң алар өйләренә бүләкләр, хәрби дәрәҗә, тәҗрибә һәм очучы дипломы белән кайта. Түләүләр дә бар, моны барысы да белә. Сугышчылар лаеклы хезмәт хакы ала, моннан тыш, дошман объектларын юк иткән өчен дә акча түләнә. Егетләр БПЛА белән идарә итү барышында алган күнекмәләрне гражданлык эшчәнлегендә – авыл хуҗалыгы, нефть тармакларында, көч структураларында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында – бөтен җирдә куллана ала. Гомумән, хезмәттән соң яшь кеше алдында киң мөмкинлекләр ачыла. Шулай ук аерым ассызыклап үтәсем килә: безнең хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә республикада күпсанлы ярдәм чаралары каралган.
Оборона министрлыгы уку учреждениеләрендә әзерлек үткән яшь дрон операторлары дипломнар алган һәм практик дәресләргә керешкән. Кирәкле барлык нормативларны үтәгәннән соң, аларга рөхсәт биреләчәк һәм шуннан соң гына алар хәрби бурычларны үтәргә озатылачак, диде Артур Йомагуҗин.
– Без барлык сугышчылар белән дә элемтәдә торабыз. Аларның эшләре ничек баруын белешәбез. Барысы да вакытында мөһим карар кабул итүен билгели. Егетләр үз дусларына шалтыратып, аларны да үзләре белән бергә хезмәт итәргә чакыруларын әйтә, – диде Артур Йомагуҗин.
Батальонны формалаштыру Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның шәхси контролендә тора. Башкортстан Башлыгы бүлекчәгә тулы ярдәм күрсәтергә кушты һәм аны комплектлау, тәэмин итү мәсьәләләре белән даими кызыксына. Республика командование гаризалары буенча гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә актив катнаша. Артур Йомагуҗин хәбәр итүенчә, батальон урнашкан урынга “Урал” автомобиле, пилотсыз очу аппаратлары һәм башка кирәкле йөкләр җибәрелгән.
Эшкуарлар да батальонга ярдәм күрсәтүдә катнаша. Артур Йомагуҗин билгеләп үтүенчә, махсус хәрби операция зонасында урнашу өчен плацдарм әзерләнә.
2022 елда төзелгән Салават Юлаев исемендәге батальоннарда, БПЛА белән эшләү буенча аерым төркем булдырылган. Хәрбиләр арасында программистлар һәм системалы администраторлар да бар, алар дроннарны алгы сызыкта уңышлы куллана. Аларның берсе – техник фәннәр кандидаты һәм ату буенча спорт мастеры. Ул хезмәттән азат ителгән, әмма ялдан соң Муса Гәрәев исемендәге батальонга керергә карар кылган.
– Ул дрон операторы, шулай ук инженер булып хезмәт итәчәк. Ул – бик кыйммәтле белгеч, – дипассызыклады Артур Йомагуҗин.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар гаскәрләре батальонын формалаштыру дәвам итә. БПЛА операторларыннан тыш, шоферлар, механиклар, электриклар һәм башка белгечләр дә кирәк.