

Игмәт авылында яшәүче битараф булмаган хатын-кызлар буш вакытларында бердәмләшеп урындагы мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрәләр.
Бу мөһим эшнең инициаторы һәм җитәкчесе Клара Заһидуллина булды. Челтәр үрү өчен материаллар авыл биләмәсендә яшәүчеләр җыйган акчалар хисабына сатып алына. Осталар сезонлылыкны исәпкә алып эшлиләр: маскировка өчен бары тик яшел һәм ком төсендәге тукымалар гына кулланыла. Әзер эшләнмәләрнең зурлыгы өч метрга алты метр тәшкил итә.
Моннан тыш, Югары Манчар авылында яшәүче хатын-кызлар маскировка челтәрләренең чираттагы партиясен төгәлләделәр.
Алгы сызыкта бу эшләнмәләр гаять мөһим роль уйный: алар хәрбиләрнең техникасын яшерергә ярдәм итә һәм солдатларның гомерләрен саклап кала. Битараф калмаган һәм Җиңүне якынайтырга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Чыганак: https://max.ru/ilishadm/AaFYzRT6J4Q