Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
6 октябрь 2023, 12:00

Мөгаллимәләр яңа уку елын башлады

Яңа төркем - беренче дәрестә  

Мөгаллимәләр яңа уку елын башлады
Мөгаллимәләр яңа уку елын башлады

Рабигул Әүвәл аеның 10нчы көнендә Илеш районы мөселман хатын-кызлары оешмасының курсларда белем бирүче мөгаллимәләр Югары Яркәйдәге “Тәүбә” мәчетенә утырышка җыелды. Оешманың педагогик совет утырышында Илеш һәм Бакалы районнарының имамахунды Рөстәм хәзрәт Абушахмин катнашып, районда мөселман мәгарифе, мөселман тәрбиясе өлкәсендә килеп туган мөһим проблемаларны чишү, аларны уңай хәл итү буенча остазларның сорауларына җаваплар бирде, эшләрендә уңышлар теләде.

Илеш районы мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Фәнзәлия Шәрифҗанова мөгаллимәләрне яңа уку елы белән тәбрик итте, узган елга нәтиҗә ясады.

Утырышта 2023-2024 уку елына эш планы төзелде. Район халкына дини гыйлем бирү буенча атналык расписание эшләнде. Һәр елдагыча, әхлак, фикх-әл-гыйбадәт, гакыйдә, пәйгамбәрләр тарихы, Мөхәммәт галәйһиссәләмнең тормыш юлы, гарәп теле, Коръән-хәтм, Коръән тәфсире, тәҗвид кебек фәннәрне укыту расписаниегә кертелде.

Кайсы остазның нинди фәнне укытачагы билгеләнде. 3 октябрьдә яңа төркем үзенең эшен башлады.

Шулай ук авылларыбыздагы мәчет-мәдрәсәләрдә, әйткәндәй, Йонны, Карабаш, Кадер,Югары Манчар, Ишкар, Түбән Череккүл, Тәҗәй, Теләкәй, Илеш, Ябалак, Үрмәт, Дөмәй, Аккүз, Исәмәт һ.б., күрше Чакмагыш районының Балтач, Әхмәт авылларында да дин гыйлеме бирүнең дәвам итәчәге расланды.

Мәүлидә ЗАКИРОВА, Илеш районы мөселман хатын-кызлар оешмасының педагогик совет әгъзасы.

 

Мөгаллимәләр яңа уку елын башлады
Мөгаллимәләр яңа уку елын башлады
Мөгаллимәләр яңа уку елын башлады
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: