Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
9 октябрь 2023, 18:50

Сүлте авылында чара үтте

Сүлте авылында чара үтте

Сүлте авылында чара  үтте
Сүлте авылында чара үтте

8 октябрь көнне "Ислам нуры" мәчетендә Сүлте авылы биләмәсе мөселманнары Мәүлид бәйрәменә җыелдылар.
Мәүлид бәйрәме ислам динендә Мөхәммәт пәйгамбәр туган көне уңаеннан билгеләп үтелә.
Чарада Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм Әбушахминның катнашуы бәйрәмгә зур дәрәҗә өстәде.
Уфадан һәм тирә яктан да кунаклар килгән иде. Дөньялар иминлеге өчен догалар кылынды, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр җырланды.Бәйрәм табын артында дәвам ителде.
 Русиянең Диния нәзарәте башлыгы Тәлгат Таҗетдин тарафыннан Сүлте мәчете имамы Мөнәвис хәзрәт Низаметдиновның медаль белән бүләкләнүе бәйрәмгә тагын ямь өстенә ямь өстәде. Җавап чыгышында Мөнәвис хәзрәт бүләкнең "дин алдында шушы җирлек мөселмәннәренең гомуми хезмәт нәтиҗәсе " икәнен билгеләп үтте.
Котлыйбыз!!!

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: