Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
11 апрель , 10:55

Ифтар – саваплы мәҗлес

Рамазан – даими догалар кылып, коръән укып, тәүбә истигъфарларда үтә торган ай. Шулай ук ифтар ашлары үткәреп, саваплы да булырга мөмкин. Аккүз авылының “Гарифулла” мәчетендә дә ифтар ашлары үтеп тора.

Мәчет төзеп, Аккүз халкына зур куаныч бүләк иткән мәрхүм Илүс Фәгыйть улы Гарифуллинның сыйныфташлары берләшеп, ифтар ашы уздырды.Мәҗлескә Илүснең әнисе Земфира Нәгыйм кызы, Илүснең күршеләре, авылдашлары чакырылды.

Әйткәндәй, Илүс Гарифуллин Аккүз авылында 1960 елда туып, авылда иң акыллы, кешелекле, ярдәмчел булып үсеп, авиация институтын тәмамлый. Аннан Нефтекама шәһәрендә зур урыннарда эшли. Башта нефть заводының генеральный директоры, соңрак Нефтекама шәһәре мэры вазыйфасын башкара. Кызганычка каршы, берничә ел элек ул каты авырудан вафат булды.

Ифтар мәжлесе бик күркәм узды. Аккүз урта мәктәбенең 1977 ел чыгарылыш сыйныф укучылары җыелган иде. Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп, һәрдаим очрашып, кү-решеп торалар. Бик күркәм горефгадәткә әйләндергәннәр. Авыз ачканнан соң, имам-хатыйб Нәүфәл Кәниф улы Әшәраповның вәгазьләрен тыңладык, Илүс Фәгыйть улына багышлап коръән укылды. Сабакташлары Илүсне бик матур итеп искә алды. Вафат булган сыйныфташларына, укытучыларга догалар кылынды, Аллаһы вә Тәгалә кабуллардан кылсын! Ястү намазыннан соң бергәләп 20 рәкагать тәрәвих намазы укылды.

Күркәм чарадан барысы да кәнагать калды. Аеруча элекке фельдшерыбыз, күпләрнең кендек әбисе дә булган Земфира апабыз бик тә рәхмәт-ле булды. Авыл халкы да чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен житкерә.

Ураза тотучыга ифтар ашы әзерләү – зур савап. Рамазан ае барышында шушындый изге, саваплы эшләргә алынып, ул гамәлләрне итәгатьлек белән башкарып чыгучыларга, табын әзерләүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын!

Флүрә КӘЛИМУЛЛИНА, “Гарифулла” мәчете мөгаллимәсе. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: