+2 °С
Болытлы
"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", - дигән бер акыл иясе. Районыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр соклану уята. Шушы көннәрдә Карабаш авылында гомер кичерүче Рүзилә Мирсәет кызы һәм Әнәс Әгъләм улы Газиев бриллиант туйларын билгеләп үтте. Газиевларны “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганиев, Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илдус Камалов тәбрикләде. Шулай ук Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның котлау открыткасы, истәлекле бүләкләре тапшырылды.