Маяк
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
19 гыйнвар 2023, 16:50

60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет

Бүген Яңа Аю авылында гомер кичерүче Халисә һәм Мирхат Идрисовлар  үзләренең күркәм бәйрәмнәрен – бриллиант туйларын билгеләде.

60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет
60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга һәркем сокланып карый. Кайда гына яшәсәләр дә, эшләсәләр дә аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.

Бүген Яңа Аю авылында гомер кичерүче Халисә һәм Мирхат Идрисовлар да үзләренең күркәм бәйрәмнәрен – бриллиант туйларын билгеләде.

Аларны Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Әхнәф Нәҗметдинов котлады.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: