Фәйзулла Куйсинай һәм Хайжукузи Миргановларның тату гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Армияда изге бурычын үтәгәч, хәрби хезмәтенә туры калып, Ташкент Эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. “Лада” кушаматлы эт белән Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының Ростовтагы югары, этләр өйрәтү мәктәбенә кинолог белгечлеге буенча укырга җибәрәләр. Биредә белемен арттырып, уку йортын уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын дәвам итә. 20 ел дәвамында Эчке эшләр бүлегендә – хокук сакчысы вазифасын башкара. Аның фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана. Фәйзикузиның күпьеллык намуслы хезмәте өчен Үзбакстан Президенты Ислам Кәримовның кулыннан медаль алуы күп нәрсә турында сөйли, минемчә.
Аккүз авылы кызы Изалия Мирзаян кызы Ташкент шәһәренә чыгып китеп, эшкә урнаша. Язмыш җилләре аларны Ташкент урамында очраштыра һәм гомерлеккә кавыштыра. Үзбакстан якларында тату гына яшәгән гаилә икътисади тотрыклы Башкортстанны – Изалиянең туган ягын үз итеп, Аккүзгә ата-бабалары нигезенә күченеп кайта. Өстәвенә, Изалиянең әти-әнисе бакыйлыкка күчкәч, туганнары да әтиләре салган йортны ятим итмәскә, шунда яшәргә тәкъдим итә. 2001 елда Аккүз авылына кайтып төпләнәләр алар. Фәйзулла бу вакытта хаклы ялга чыккан була. Кайту белән үз эшләрен ачып җибәрәләр – Изалия базарда алыпсатарлык белән шөгыльләнә. Әлбәттә, биредә яңа тормыш башлап җибәрү авыр була. Кышкы салкыннарда көне буе тышта бүрек сатып басып тору җиңелләрдән булмый.
2005 елда Фәйзулла үз эшен ачып, аяк-киемнәре ремонтлый башлый. Өстәвенә, авылда 4 ташландык бакчаны арендага алып, уңышлы җиргә әйләндерәләр – күпләп кишер, чөгендер үстерәләр. Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә пылау пешереп сата башлыйлар. Бер генә минутта тик утырмыйлар, һәрвакыт нинди дә булса эш башкаралар.
Фәйзулла Хайжукузи улының һөнәре моның белән генә бетми. Ул җиңел генә ватык пыяла өстеннән бии, үткер пычаклардан ясалган баскычтан йөри ала. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән халык мәкале нәкъ аңа тулысынча туры килә.
Ул армия сафларына алынгач Германиядә Һава десанты гаскәрендә изге бурычын үти. Шунда ул биеклеккә, күккә гашыйк була. Хезмәтен тутырып кайткач, пароплан алып җибәрә. “Югарыга менәм, ялан кырларны урап кайтам, дусларым килә, ул минем иң яраткан шөгылем”, - ди Фәйзулла.
Әле җитмәсә өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелгәннәргә авыр вакытларында ярдәм кулы сузучы да.
Мергановлар дүрт балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгара. Балалары Рөстәм Нефтекама шәһәрендә эшли. Кызлары Мәхәббәт, Зөлфия, Феруза гаилә корып, балалар үстерәләр. Изалия беләе Фәйзулла Мергановлар балаларының, оныкларының ихтирамын тоеп, шатлыкларын бүлешеп, хәерле гомер кичерәләр.
Ираида Имамова.
Аккүз авылы.