Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
13 октябрь 2023, 12:00

Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә

Янтуган авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп бергә матур гомер кичерә Гөлчәчәк Гарифҗан кызы белән Зәбир Зиннур улы ЛАТЫЙПОВЛАР.

Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә
Ике тырыш ярәшсә, бәхет барыр янәшә

Гаилә-рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.

Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Янтуган авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп бергә матур гомер кичерә Гөлчәчәк Гарифҗан кызы белән Зәбир Зиннур улы Латыйповлар. Алар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Мәкаләм геройларының икесенә дә хас бу сыйфатлар.

Тыйнак, тырыш, ипле һөнәрдәшем, 37 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, озак еллар Янтуган башлангыч мәктәбен җитәкләгән Гөлчәчәк Латыйпова турында гәзит битләрендә әледән-әле язмалар укырга туры килсә дә, үземнең күңелемдә йөрткән якты уйларымны, ихтирамымны сезгә дә җиткерергә булдым, хөрмәтле укучым.

Өч нәрсә кешене бәяли: тырышлык, тугрылык һәм ирешелгән уңышлар

Гөлчәчәк Гарифҗан кызы Әбҗәлил районында, Ирәндек тавы итәгенә сыенып утырган Мәхмүт авылында ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән.

Башлангыч белемне үз авылларында ала. Беренче укытучысы Фәния апасының сылулыгын, пөхтә, җыйнак булуын үрнәк итеп бала мәктәптән кайткач гел укытучы булып уйнарга ярата. Шул вакытта ук сеңелләренә тәүге “дәресләрен” бирә. Икенче сыйныфка баргач, аны укытучы буларак үз әнкәсе Гайниямал Нургали кызы Насыйрова каршылый. Кечкенә “укытучы” сыйныфларындагы 6 кыз, 14 малайның дәфтәрләрен тикшерергә, тәнәфесләрдә уеннар оештырырга ярдәмләшә.Укытучы булырга теләк көннән – көн көчәя. Арытаба Әбделмән сигезьеллык мәктәбен гел бишле билгеләренә генә тәмамлагач, Сибай педагогия училищесына укырга керә. Әнисе үрнәгендә укытучы булу теләге генә аз, ә менә теләкне тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән, уңышларына сөенгән, икеләнеп калган чакларда аңа өмет очкыны өстәп, дөрләп янарга этәргеч биргән тагын бер остазы-башкорт теле укытучысы Самат Фәйзуллин була.

Укытучы һөнәре –җир йөзендәге иң гүзәл һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен горур йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Еллар аша, шушы асыл сыйфатларны үзендә туплаган, 29 ел балаларга башлангыч белем биргән, үзенең биш баласын тәрбияләп тормышка әзерләгән әнисе Гайниямал, маяк булып, күңелен яктырта, кайчакларда өшегән җанын сулышы белән өреп җылыта.

...1980 ел чыгарылышы талибларын, инде дипломлы укытучыларны, юллама белән Башкортстанның төрле төбәкләренә эшкә җибәрәләр. Гөлчәчәк белән тагын алты кыз Илешкә юллама ала. Җыйнак гәүдәле, төскә-биткә чибәр, чәч толымнары тез астына ук төшеп торган сылу кыз авыл урамыннан атлый. Килешле кием, атлаулары җитез, йөзе бераз кояшта янган, әмма очраганда балкып, якты һәм ачык итеп сәләм бирә: “Һаумыһығыҙ!”. Картиналардагы коеп куйган башкорт  сылуы! Укытучы кызны бар да күзәтә. Өлкәннәр яшьлекләрен сагынып уфтанса, егетләрнең исә йөрәкләре дарсылдап тибә. Яшь белгечне Мәгърифә әбигә фатирга урнаштыралар. Тормыш авырлыкларын күп күргән әби үзенең үтемле киңәшләрен кызның күңеленә сала тора. “Кызым, төскәбиткә карап тормалысың. Егетләр үзеңә битараф булмас. Берсе белән матур итеп дуслаш. Ул синең яклаучың да, саклаучың да булыр. Хезмәтеңне бар күңелеңне биреп, тырышып эшлә. Авыл халкы хөрмәт итәр”, -ди, күпне күргән Мәгърифә әби.

Дөньяда өч әйбердән дә кадерлерәк әйбер юк:иман, мәхәббәт һәм дуслык.

Мәктәп бик иске. Сыйныф бүлмәләрен мичкә утын ягып җылыталар. Җыештыручы булып эшләгән ачык йөзле, чисталык яратучы Вәсилә апа бар җирне ялт итеп тазалап куя. Дәресләр тәмам булгач та, укытучы кыз да, балалар да өйләренә ашыкмыйлар. Шау-гөр килеп җырлыйлар, бииләр, төрле матур эшләнмәләр ясап, әти-әниләрен берчә гаҗәпләндерә, берчә сөендерәләр. Кочак-кочак дәфтәрләрен тикшереп, алдагы көнгә дәрес планнарын төзеп, төн уртасы җиткән вакытлар бик еш була. Укучыларын җитәкләп фермага бозауларга күмер, каен пиннеге, икмәк кисәге тотып шефлыкка да бара, ярдәмгә мохтаҗ картларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшли Гөлчәчәк Гарифҗан кызы. Читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

Мәктәп яңа бинага күчкәч, аеруча илһамланып, тырыша тәҗрибә туплаган укытучы. Хезмәтенә күрә –хөрмәте, дигәндәй, Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазенә лаеклы булуы - моның ачык дәлиле. Моннан тыш, район мәгариф бүлеге, урындагы хакимият башлыгы исеменнән бирелгәннәре дә бихисап. Балаларга багышланган гомердән калган якты эзе шулай бәяләнгән. Сайлау кампанияләрендә актив агитатор, пропагандист була, сайлау комиссиясе эшеннән дә читтә калмый. Еллар аша сыналган хөрмәтле педагогны авыл халкы депутат итеп сайлый. Авыл клубында нинди генә чара үтмәсен –Гөлчәчәк Гарифҗан кызы аның үзәгендә кайный. Матур итеп җырлый, өздереп бии, өстәвенә, оста итеп мандолина кылларын да чиртә. “Ак инәйләр” клубының иң актив әгъзаларының берсе ул. Кыскасы, хөрмәтле мөгаллимә, уңган хуҗабикә, изге күңелле ана, туган җанлы , мөлаем, сөекле ханым.

Мөлдерәмә тулы касәдән хатын-кыз бәхетен татыган илаһи бер зат ул. Аңа бу бәхетне Зәбире бүләк итте.

1982 елның көзе. Дуслык очкынының мәхәббәт утын кабызган көзе. Бер-беренә биргән вәгъдәләр-мәңгелек мәхәббәткә мәдхия. Ата-ана фатихасын алган яшьләр гөрләтеп туй ясыйлар. Яшь гаиләгә колхоз җитәкчеләре аерым яшәү мөмкинлеге булдыра, иске генә булса да, алты почмаклы йортның ачкычын бирә. Зур өметләр, максатлар, омтылышлар белән яңа тормыш көтү башлана.

“Зәбиреңә язмышыңны ышанып тапшырганда аның нинди сыйфаты күңелеңне яулады?” -дип сорыйм хезмәттәшемнән. “Кешелеклелеге, ярдәмчел булуы, сүзендә торуы”, -дип җаваплый ул.

Мәхәббәт җимешләре булып кызлары Гүзәл, Айгөл, ә нәсел җебен дәвам итүче, әтисенең өмете, горурлыгы - Булат бу дөньяга аваз салгач, һәр көн, һәр мизгел күңел күтәренкелеге, зур максат-өметләр уята аларда.

Авылда бер булган ике катлы күркәм йорт күтәрелә алар тырышлыгы белән. Заманча кирәк-яраклар, йорт җиһазлары белән җиһазландырылган, яшәү шартлары бер дә шәһәрнекеннән ким булмаган өйдә балалар шау-шуы Зәбирнең булдыклы, хәстәрлекле ир-егет, әти булуын исбатлый. Бакчалары язын шау чәчәктә, тәрәзә төпләрендәге гөлләрендә - салават күпере чагылышы. Күрше-күлән бер киңәшкә керсә, икенчесендә кунак булып, аш-судан авыз итеп, рәхмәте белән ишектән чыга.

Латыйповларның балалары инде өчесе дә гаиләле. Матур оныклар үсеп килә. Кызлары, әниләре үрнәгендә, укытучы һөнәрен сайлап, эшеннән һәм яшәүдән ямь - тәм табып гомер итә. Ә уллары Булат- үз эшенең чын остасы. Язын чәчә, җәен игеннәрне тәрбияли, көзен сөенеп уңышын җыя. Әтисенең еракта калган яшьлегенең кайтавазы, чагылышы. Нинди генә техниканы иярләсә, шуны гөрләтеп эшләтә. Бер сүзле, үз-үзенә таләпчән, яңалыкка омтылучан, булдыклы ир-егет.

Өч өйберне беркайчан да югалтырга ярамый: тынычлыкны, өметне һәм намусны

Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Аны олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Шул иң кадерле ризыкны безнең табыннарга бирүчеләрнең мәртәбәсе, даны көннән –көн арта. Зур рәхмәт аларга.

Зәбир Зиннур улы игенче гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе дә, әнисе дә тракторчылар була. Әйткәндәй, тарих төпкеленә ныклабрак карасак, картәтисе Янтуган авылына иң беренче тракторны алып кайткан хөрмәтле игенче булган.

Ундүрт яшендә, әтисе вафат булгач, әнисе өчен ныклы терәк, киңәшче, үзеннән соң туган энесе белән ике сеңлесен тәрбияләшүдә зур ярдәмче була Зәбир. Әнисенә ферма мөдире вазифасы йөкләтелә. Авыл ихатасындагы тавык чүпләсә дә бетмәс эш-мәшәкатьләре белән ялгыз ана язмышның яусыз сынауларында яна, тешен кысып барысына да түзә. Балаларының барысына да мәхәббәтен тигез өләшеп, укытып, бу тормышта үз урыннарын табарлык итеп матур тәрбия бирә. Инде гүр иясе булган кадерле кешесен искә алганда улының күзләре яшьләнә, тавышы бераз калтырый һәм ул кечкенә чакта аннан ишеткән шундый бер гыйбәрәне искә төшерә. Бер көнне әнисе улына икмәк кыерчыгы тоттыра да: «Балдан да татлырак булгач кына ашарсың. Татлы булмаса, үзең чәчеп, үзең игәрсең»,- ди. Шунысы билгеле: әнисенең сүзләрен гомере буе онытмаган, икмәктән татлырак берни дә юклыгына ышанган ул.

Зәбир Зиннур улы да нәкъ шул ана биргән икмәктән авыз иткән кеше үзе булгандыр диясем килә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан елдан бирле ул игенчелекне үз итә. Вакытында җирен эшкәртә, чәчә, сугара, чүп үләннәре белән дә көрәшә. 45 ел басуларны аркылы- буй гизә, җәен шифалы яңгыр, уңыш җыяр сәгать сукса, аяз көннәр көтә. Күпме төгәллек, сабырлык, тырышлык таләп ителә игенчедән!

Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган. Икмәкне тирен түгеп үстергән Зәбир Зиннур улы белән әңгәмәмне дәвам итеп, соравымны бирәм:

- Гаиләң бөтен, нәсел дәвамчыларың бар, йортың биек һәм иркен, бакчаң җимешле, абзар кураң мал-туар белән тулган, иң мөһиме, тормыш тәҗрибәсе тупланган. Сезнең өчен нәрсә соң ул бәхет?

- Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Хыял, өмет яшәтә, диләр бит. Шәхсән үземә килгәндә, өйдә - балаларыма, тормыш иптәшемә, эшемдә хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле, - ди ул.

«Бәхет» дигән төшенчәгә һәркем үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә. Кемдер аны рухи байлыкта, кемдер саусәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Болар бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр тиешенчә баһалана алмас иде.

Язмамны тәмамлап әйтер сүзем: Өч өйберне беркайчан да югалтырга ярамый: тынычлыкны , өметне һәм намусны.

Ханнар, түрәләр тәхеткә килә дә китә, талантсыз “даһиларны” заман җилләре тарих чокырына себереп түгә. Ә менә икмәген тир түгеп, намуслы хезмәт белән тапкан, фидакарьлек белән халык ихтирамын яулаган һөнәр ияләре буыннардан-буыннарга күчеп, халык күңелендә мәңге яшәвен яшьләр аңласын иде дигән теләгем бар.

Язмам геройлары бүген барлык туганнары, булдыклы балаларын, сөекле оныкларын, дус-ишләрен бергә җыеп Зәбир Зиннур улының 65 яшьлек юбилеен билгели. Шушы уңайдан ул намуслы хезмәт салган “Агыйдел” җәмгыяте җитәкчелеге дә, аны мактап, зур хөрмәт белән тыңгысыз, ару белмәс юбилярга иң изге теләкләрен җиткерә: “Хөрмәтле Зәбир Зиннур улы! Сез хуҗалыкның кайсы гына тармагында да эшләсәгез дә, искиткеч төгәллек һәм нәтиҗәлелек күрсәтәсез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бәхетле булыгыз, балаларыгызның җан җылысын тоеп, күпләргә үрнәк, якыннарга терәк һәм кирәк булып, мул тормышта, сәламәтлеккә туеп, рәхәт яшәгез. Киләчәгегез якты, сөенечләрегез бихисап, Гөлчәчәк Гарифҗан кызы белән парлап атласы гомер юлыгыз озын, илләр имин булсын дигән теләктә калабыз. Хезмәт кешесенә һәйкәл-ул халкының рәхмәте һәм хөрмәте. Ә сез аңа бик лаеклы”.

Галимә ВӘЛИУЛЛИНА. Сүлте авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: