Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
10 февраль , 11:00

Алтын туй – гомер бүләге

Зөһрә НУРЛЫГАЯН кызы һәм Мөдәрис МӨХӘРИР улы - илле ел гомер юлы үтеп, давыл-гарасатларын да, бәхет елмайган мизгелләрен дә бергә кичергән, бердәй тын алган, дөньяның аклыгына уртак куанган, «кара-соры» якларына уртак көенгән, кайчандыр йөрәк кылларын тибрәтеп килеп кергән яшьлек мәхәббәтенә тугры калган пар.

Алтын туй – гомер бүләге
Алтын туй – гомер бүләге

Җирдә яшәү - сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Алтын туегызга җиттегез.

Сеңрән авылында яшәүче күркәм пар Гыйләҗевларга бик тә туры килә әлеге шигырь юллары. Зөһрә Нурлыгаян кызы һәм Мөдәрис Мөхәрир улы - илле ел гомер юлы үтеп, давыл-гарасатларын да, бәхет елмайган мизгелләрен дә бергә кичергән, бердәй тын алган, дөньяның аклыгына уртак куанган, «кара-соры» якларына уртак көенгән, кайчандыр йөрәк кылларын тибрәтеп килеп кергән яшьлек мәхәббәтенә тугры калган пар. Агымдагы елның мартында алар үзләренең алтын туйларын билгели.

Гыйләҗевлар - сөекле әти-әни, ягымлы дәү әти-дәү әни, изгеләрдән изге кешеләр. Бу сыйфатлар аларга, мөгаен, авыл җиренең гүзәл табигатеннән, туган төягебезнең изге туфрагыннан, суыннан бирелгәндер. Мөдәрис абый – Сеңрән, Зөһрә апа Төкәй-Тамак авылында туып-үсә. Ул вакытларда авыл клубында кичке уеннар оештырыла. Яшь-җилкенчәк бергәләп күңел ача, җырлый-бии. Гаилә башлыгы Төкәй-Тамакка авыл клубына баргач таныша да инде. Яшьләр бераз очрашып йөргәннән соң, әти-әниләре фатихасын алып, 1974 елда гаилә учагы кабыза, бәхет эзләп, читкә чыгып китми, аны туган җирләрендә таба.

Мөдәрис Мөхәрир улы гаиләдә беренче бала булганлыктан, аның җилкәсенә күп мәшәкатьләр төшә. 8 яшендә әтисе мәрхүм була. Шул рәвешле, бик иртә тормыш йөген тарта башлый ул. Шактый авырлыкларга очрый, әмма алар алдында баш ими. Хезмәт юлын 17 яшендә М.Горький ис. колхозда терлекче булып башлый. 1969 елда армия сафларына алынып, Ставропольдагы очучылар училищесында хезмәт итә. Туган ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, Югары Яркәйдә водительләр әзерләү курсында укый. Кулына таныклык алгач, Бакалы районындагы “Сельхозтехника” предприятиесенә водитель булып урнаша. Арытаба хезмәт юлын М.Горький ис. хуҗалыкта водитель булып дәвам итә. М.Гыйләҗев 20 ел водитель булып эшләү дәверендә үзен тик уңай яктан күрсәтә. Үзенә ышанып тапшырылган техниканы һәрвакыт төзек йөртә. Җырдагыча «Әй, шофер, рулең тот туры» дигән максат аны зур югарылыкка күтәреп, үз эшенең мактаулысы итә. Командировкага йөргән чакларында үзенең төгәллеге, кушылган эшне намус һәм вакытында башкаруы белән күпләргә үрнәк булып тора.

1991 елда тырыш хезмәткәрне Сеңрән сөтчелек фермасына ферма мөдире итеп тәгаенлиләр. Биредә ул 20 ел намуслы хезмәт сала. Районыбыз икътисадын күтәрүгә лаеклы өлеш кертә. М.Гыйләҗев пенсиягә чыккач та, кул кушырып өйдә утырмый. М.Горький ис. кооперативның автобусын йөртә, фермада оператор булып эшли. Кайда гына һәм нинди генә һөнәрне башкарса да, үзен ярдәмчел, тырыш итеп күрсәтә һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана.

Зөһрә Нурлыгаян кызын язмыш җилләре бер дә иркәләми. Әтисе Бөек Ватан сугышында сыңар кулын өздереп, беренче группа инвалид була. 8 сыйныфта укыганда әнисе үлә. Йорт мәшәкатьләре кызыкай иңнәренә төшә. Сеңлеләрен карау, ашарга әзерләү, кош-корт, малларны карау, утын ташу, мичкә ягу... Буыны да ныгымаган кызга авыр, әлбәттә. Укырга теләсә дә мөмкинчелек булмый. Балачактагы биюче булырга теләгән хыяллары челперәмә килә.Ул әтисенә әзерәк булса да ярдәмләшү ниятеннән Төкәй-Тамак сөтчелек фермасына 14 яшьтән сыер савырга төшә. Ул вакытта бар нәрсә кул көче белән эшләнә, төркемдә 20 дән артык сыер. Аларны үзләре бәйли, өсләрен тазарта, юа, азыкны күтәреп тарата, сөтне чиләкләп ташыйлар һ.б. Әмма бәләкәйдән эшләп үскән тырыш кызны мондый авырлыклар бер дә куркытмый. Яшь булуына карамастан, тәҗрибәле сыер савучылардан калышмаска, җиренә җиткереп эшләргә тырыша.1974 елның мартында килен булып төшкәч, ул Сеңрән сөтчелек фермасында хезмәт юлын дәвам итә, бар тырышлыгын салып тир түгә. Гомумән, Гыйләҗевлар елның һәр көнендә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр фидакарь хезмәттә була.

Зөһрә Нурлыгаян кызы җәмәгать тормышында да актив катнаша, авылдашларының ышанычын яулап, Кадер авыл Советында 10 ел депутат була.

Гыйләҗевлар ике кызга гомер бүләк итеп, күркәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Олы кызлары Гөлнара Бакалы районы Яңа Илек авылында Александр белән заманча йорт салып, матур дөнья көтәләр. Руслан, Алина, Регинаны тәрбиялиләр. Раушания Илнур белән Нефтекама шәһәрендә яши. Уллары Ильнарны һәм Илинаны үстерәләр. Зөһрә апа бианасы Мәсрүрә әби белән дә уртак тел табып, күпләргә үрнәк булып гомер кичерделәр. 35 елдан артык бергә яшәп, аны кадерләп соңгы юлга озаттылар.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бүген дә кошкорт, мал-туар асрыйлар, ишек аллары, бакчалары гел караулы, чиста була. Умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Гомумән, балалары өчен һәрвакыт терәк һәм таяныч алар. Авылдашлары да тырыш хезмәт белән яшәүләре, ярдәмчел булганнары өчен ихтирам итә. Зөһрә Нурлыгаян кызы һәм Мөдәрис Мөхәрир улы якыннарының уңышларына сөенеп, 5 оныгын иркәләп, назлап гомер кичерә. Ял көннәрендә, бәйрәм вакытларында йортлары алар тавышыннан шау-гөр килеп тора.

Ярты гасыр элек яралган мәхәббәт тарихы менә шулай истәлекле дә, кызыклы да, сокландыргыч та. Бик сирәкләргә эләгәдер мондый бәхет. Ярты гасыр дәвамында Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән мәхәббәтләренә тугры калып, авылдашларын сокландырып дөнья күтүләрен дәвам итә Гыйләҗевлар.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: