Маяк
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
11 февраль 2024, 11:00

Хаклы рәвештә горурланам

Гаилә – ул кеше үзе тудыра алган иң зур бәхет. Җир шарында бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк берлек юк. Ул – бер үк вакытта яңа тормышның башы да, матур нәселнең дәвамы да, изге йолаларны саклау да.

Хаклы рәвештә горурланам
Хаклы рәвештә горурланам

Бердәм, туган төбәгендә калып күркәм дөнья корган, башкаларга өлге булып яшәгән парлар һәрбер авылда бар. Югары Яркәй авылында яшәүче бар гомерен мәгариф тармагына багышлап, мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап кергән сабый күңеленә белем орлыклары сибүче Фәйрүзә һәм туган җанлы энем Рузалиф Гарифуллиннарны мин үрнәк итеп куяр идем.

Алар икесе дә Аккүз урта мәктәбендә бер сыйныфта укыды. Ул елларда салынган дуслык күпере әкренләп мәхәббәткә әверелә. Яшь пар гомергә бергә булырга вәгъдә бирешә һәм аңа тугры калалар.

Фәйрүзә Рәвит кызы Благовещенский педагогия училищесына укырга юллана. Аны уңышлы тәмамлап, Аккүз мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша, читтән торып югары уку йортында белем ала. 1987 елдан Югары Яркәйдәге беренче мәктәпкә (әлеге гимназия) һөнәре буенча күчә һәм бүгенге көнгә кадәр армый-талмый кызларны, малайларны белем үрләренә әйди. Ул укыткан укучылар тормышта үз урыннарын табып, мактаулы һөнәр ияләре. Алар беренче укытучыларын онытмыйлар, һәрвакыт хәлен белеп, бәйрәмнәрдә котлау юллап торалар. Укытучы өчен моннан да олы бәхет, сөенеч юктыр.

Рузалиф Ягъфәр улы армия сафларына алынып, аны намуслы үтәп кайта. Хезмәт юлын район эчке эшләр бүлегендә башлый. Белемен камилләштерү максатында РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа югары мәктәбен тәмамлый. Хокук саклау органында аңа участок уполномоченные, дознаватель, тикшерүче булып эшләргә туры килә. Нинди генә хезмәтне башкарса да, аны яра-тып, җаваплылык, төгәллек белән үти. Отставкага чыккач бераз юрист булып эшли. Әлеге вакытта Россгвардия бүлегендә хезмәт сала.

Рузалиф 1985 елда чәчләрен чәчкә бәйләп, 40 елга якын иңгә-иң терәп, тату яшиләр. Аларның дөньялары җитеш, тәртип капка алдыннан ук башлана. Туганнары өчен йорт ишекләре һәрвакыт ачык: якты йөз һәм мул табын белән каршы алалар. Энем сәнгатьне үз итеп, матур итеп җырлый. Гарифуллиннар ике малайга – Радим белән Вадимга гомер биреп, олы тормыш юлына чыгарды. Икесе дә гаилә корып, балалар үстерәләр.

-Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин. Иң мөһиме – сабырлык саклау һәм кызган килеш бер-береңә ямьсез сүзләр әйтеп ташламау. Без тату яшибез. Икәү булганда тормыш авырлыкларын кичүе дә җиңелерәк бит, бергәләп шатлануы да рәхәт, - ди Фәйрүзә белән Рузалиф.

Гарифуллиннар районыбызның лаеклы кешеләре, алар белән хаклы рәвештә горурланам.

Ираида ИМАМОВА. Аккүз авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: