Маяк
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
24 февраль 2024, 11:10

Матур гаилә – ил күрке

Шәммәт авылында бер урамда уйнап үсеп, дуслашып, арытаба кавышып, гаилә учагы кабызган парлар байтак. Раушания һәм Рәфис ӘХМӘТҖАНОВлар да - нәкъ шундый гаилә.

Матур гаилә – ил күрке
Матур гаилә – ил күрке

Шәммәт авылында Рҗүдә һәм Шәехҗан Әхмәтҗановларның ишле гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килгән Рәфис. Әти-әнисенең кул астында, туганнары белән аралашып, бергәләп каралты-курада эшләп, Сөннән балык тотып, гармун телләре белән дуслашып үскән егет. Шәммәт башлангыч, Аккүз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, армия сафларына юллана. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, туган җирендә төпләнергә карар кыла. Төз гәүдәле, алчак егет кызларның кү- ңелен тиз яулый. Үзе исә бер урамда, үзләреннән 5-6 гына йорт аша яшәгән, зифа буйлы, сылукайга – Раушанияга гашыйк була. Алар тиз арада уртак тел таба. Икесе дә сәнгатькә тартылган яшьләр колхозда эшлиләр һәм бераз дуслашып йөргәннән соң, кавышып та куялар.

Раушания уңган пешекче булса, Рәфис терлекчелек тармагында хезмәт куя. Төрле үзешчән сәнгать осталары концертлары булсынмы, һәр чараны җырлы-моңлы чыгышлары белән бизиләр. Өйләре каршында гына эшләп килгән мәдәният йорты аларның икенче туган йортына әверелә. Моңлы тавышлы Раушания өздереп баянда уйнаучы Рәфисе белән парлап та, ялгыз да жырлый мәдәни чараларда. Әнисе Лүзә апага охшап, чигәргә,бәйләмгә дәбик оста, аш-су суга да маһир, бер - бер артлы туган өч кызларына да үз һөнәре нечкәлекләренә өйрәткән.

Раушания Шәммәт авыл клубында техник хезмәткәр булып та эшли, ә бүгенге көндә ул читтән торып укып, белгечлеге буенча мәдәни оештыручы вазифасын алып бара. Ә тормыш иптәше клубта кочегар булып эшли. Яңа урында, яңа клубта мәдәни чаралар оештырып, авылны гөрләтеп яшиләр. Кызларын да эшкә җәлеп итә, сәнгатькә әйди алар. Әхмәтҗановларның күптән инде гаилә ансамбле дә барлыкка килгән. Төрле елларда район күләмендә оештырылган чараларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Рәфис һәм Раушаниянең туганнары Рәүфә, Сәлимә, Тәнзилә дә әлеге ансамбльгә кушылган.

Хәзер мал асрау бик авыр дисәләр дә, Әхмәтҗановлар эштән куркып тормыйлар. Ишле мал-туар, кош-корт һәм зур бакча тоталар. Үз көчләре белән йорт төзеделәр. Аларның җәйләрен ишек алдын чәчәкләр ямьли, бакчалары тулы җиләк-җимеш.

Балалары да туган оядан очар коштай чыгып киткән, кызлары Рания – Йонны авылында кияүдә, өч балалары үсеп килә, Рәфисә быел гаиләле булды. Төпчекләре Ралина ТРның Яр Чаллы шәһәрендә югары белем ала. Картый белән картәти булып, оныклар сөеп, дус-тату яшәп, үрнәкле гомер кичерә бу гаилә.

Әнфисә ШӘЕМОВА. Шәммәт авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: